Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әткәм-әнкәмнең теле

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Габдулла Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән тел. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә, исән калган, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Очрашуыбыз кунаклары – «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары тамашачыларга үзләренең туган телгә багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Әдәби табышмаклар, шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган очрашу туган телебезнең байлыгын, матурлыгын, сыгылмалылыгын күрсәтеп, күңелләрдә җылы, матур хисләр уятты.