Центральная библиотека им. Г. Тукая

Халкым бизәкләре

Элек-электән татар гаиләсендә булган милли йолаларны мәсәлән, чигү, кул эшләре хәзерге яшь буынга ихтирам, хөрмәткә лаек булган күркәм традиция саклансын иде. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү-бүгненге көндә актуаль булып кала.

Туган тел кысаларында узуган осталык сәгате балаларда татар халкының сәнгатенә, мәдәниятнең бай тарихына кызыксыну уятты. Һәрберсе үз зәвыкларыннан чыгып түшкаптырма ясады.