Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган телем – иркә гөлем

Бүген, 21 нче февраль, Халыкара туган тел көне.

Шул уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапхасендә “Туган телем- иркә гөлем” дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада шәһәребезнең 2 нче гимназиясеннән 5 нче класс укучылары катнашты, җитәкчеләре Абдиева Регина Гарифҗан кызы.

Чарада туган тел турында сөйләнде, язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр.”Тел- күңелебез бизәге “дип аталган викторина сорауларына бик җитез җавап бирделәр. Бәйрәм Габдулла Тукайның “Туган тел” дигән җырын бергәләп җырлау  белән тәмамланды. Уздырылган чарабыз телебезне саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелде.

Бәйрәм бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.