Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тел – рухи дөнья көзгесе

«И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле», - дип язган бөек Тукаебыз. Ул хаклы һәм мең кат хаклы.Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинчелеге дә бирә. Бүгенге әдәби-музыкаль очрашуда «Шәфкатьлелек» үзәгендә ял итүчеләр Рәсимә Харисова, Әлфия Сибгатуллина, Рушания Габбасова, Мирзанур Шәйморзин иҗатлары аша телебезнең аһәңлеген, матурлыгын тойдылар. Әдәби табышмаклар, викторина сорауларына җавап биреп белемнәрен тикшерделәр. Алсу Вәлиуллина башкаруындагы җыр дулкыннарында күңел рәхәтлеге алдылар. Очрашу ял итүчеләргә рухи азык, җан рәхәтлеге бирде.