Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин татарча укыйм!

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә икенче тапкыр кычкырып уку буенча «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге үткәрелде. Чара төбәгебез язучыларының әсәрләрен популярлаштыру һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Бәйгедә катнашучылар 3турда көч сынашты. Аларга I турда лирик әсәрләр, II турда публицистик яисә фәнни текст, III турда проза әсәрләрен матур, сәнгатьле итеп, хәтта образга кереп, эмоция-экспрессияләр белән, бер секунд та әзерләнмичә, шунда ук укып китәргә кирәк иде. Чыгыш ясаучыларга ике критерий – уку техникасы һәм артистлык буенча бәя бирелде.