Центральная библиотека им. Г. Тукая

Телем. Язмышым. Тарихым

Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең kitap_nk аккаунтында онлайн форматта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Телем. Язмышым. Тарихым» дип аталган әдәби бәйге үткәрелде. Чарада катнашучылар Түбән Кама үзәк мәчетенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Кәрим Хәсәнов һәм «Нардуган» җыр-бию ансамбле солисты Марсель Якупов туган тел турында сорауларга җавап бирделәр, мәкаль-әйтемнәр, фразеологизмнар, шигырьләрне искә төшерделәр. Милләтпәрвәр егетләр туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Туры эфирны карарга