Онытма! Хәтерлә! Батырлар мәңгегә хәтердә!
Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, телдән-телгә сөйләнеп йөри торган легендар батырлары була. Муса Җәлил – шундый каһарманнарның, язучыларның берсе. Аның тормышы фашистлар кулында фаҗигале тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле. Ул – үлем аша үлемсезлеккә атлаган бөек шәхес.
Шигъри митингта Муса Җәлилнең китапларыннан күргәзмә куелды. Мәшһүр шәхес – Муса Җәлил иҗатын өйрәнгән эзтабар язучыларның әсәрләре, иҗади хезмәтләре күргәзмәне тагын да тулыландырды.