Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тел - халык хәзинәсе

    Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә чираттагы чара үткәрелде. Түбән Кама шәһәренең күп профильле көллияте студентлары катнашында интеллектуаль уен – «Тел – халык хәзинәсе» дип аталган брейн-ринг оештырылды. Чарада катнашучылар төрле милләт җырларын, милли ашларын, мәкаль-әйтемнәр, фразеологик әйтелмәләрне искә төшерделәр. Уен укучылар көче белән әзерләнгән шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.