Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тылсымлы мәхәббәт

«Мәхәббәтнең яше юк», - диләр. Мәхәббәт – дөньядагы иң изге, иң кайнар хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, үзенчә кичерә. Галимнәр, философлар, язучы-шагыйрьләр мәхәббәтнең нәрсә икәнлегенә гасырлар буе җавап эзлиләр, әмма бу көнгә кадәр аңа төгәл аңлатма бирә алучы кеше юк. Әмма шунысы билгеле: мәхәббәтсез тормыш булмый. Юкка гына җырларда да «Мәхәббәтсез яшәп булмый, картайган көндә дә», дип җырламыйлар бит.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Яшьлегем чишмәләре» клубына йөрүче шәһәрдәшләребез Гашыйклар көне уңаеннан “Тылсымлы мәхәббәт”дигән исем астында әдәби-музыкаль кичәдә очрашты. Чарада татар әдәбиятындагы мәхәббәт турындагы әсәрләр, мәкаль-әйтемнәр, сөю каһарманнары искә төшерелде. Ә.Ситдыйкова, Р.Гатауллин шигырьләре укылды, җырлар җырланды.