Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел

“Татарча да яхшы бел!” проекты үз эшен дәвам итә. Бүген китпханәбездә ял көнен файдалы үткәрергә теләүче шәһәрдәшләребез тагын да күбәйде. Алар рус милләтеннән булуга карамастан татар телен өйрәнергә теләк белдерде.
Дәрестә исәнләшү, танышуга караган лексика алынды. Өйрәнгән лексик-грамматик берәмлекләрне кулланып диалог һәм монологик сөйләм оештырып чыктылар. Очрашу кызыклы, дустанә мөнәсәбәттә үтте.