Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел кичерешләре

 “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен “Күңел кичерешләре” әдәби-музыкаль кичәсе булды. Раушания Габбазованың иҗади гөлләре кочагында тамашачы әле авылына кайтып яшьлеге белән очрашты, әнисе кочагында иркәләнде, мәхәббәт утында янды. А.Вәлиуллина башкаруындагы җырлар дулкынында биеп, әдәби сорауларга җавап биреп күңелен сафландырды. Җанына рухи азык алды.