Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Түбән Кама-хыяллар чынга ашкан шәһәр"

Яратасызмы, беләсезме сез үзегезнең шәһәрне? 6 мәктәп укучылары "әйе" дип бердәм җавап бирделәр. Алар өчен китапханәчеләр Түбән Кама шәһәре буенча виртуаль сәяхәт уздырдылар. Видео-презентация ярдәмендә укучылар шәһәребезнең тарихына һәм киләчәгенә сәяхәт иттеләр. Алып баручы кызыклы итеп шәһәребез урамнары кем исемнәре белән аталган, аларның хезмәтләре,  ни өчен исемнәре үлемсезлеккә ирешкәнне сөйләп бирде. Чара "Син үзеңнең шәһәреңне беләсеңме?" исемле видео-викторина белән тәмамланды, укучылар бик актив катнашты.