Центральная библиотека им. Г. Тукая

туры эфир: Минем чорым - минем җырым

28гыйнвар көнне «Әдәби мәйдан» проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Илһам» эстрада ансамбле солисты, күпләрегезгә зәңгәр экраннар аша таныш егет, «Яңа гасыр» каналында «Манзара» тапшыруын алып баручы Ильяс Шәяхмәтов һәм шәһәребездә танылып килүче өметле җырчы, «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсендә инженер вазыйфасын башкаручы Рәмзил Зиннәтуллин катнашты. Шагыйрь, прозаик, драматург, тәҗрибәле тәрҗемәче, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлегенә багышланган сорауларга җавап бирделәр. «Минем чорым – минем җырым» дип аталган бәйге барышында катнашучылар үзләрен Разил Вәлиев турында ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, җырларын бүләк иттеләр.