Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җыр - күңелнең бизәге

Җырла әле, җырла, дускай!
Җырла, җырла туктама.
Тормышлар да җыр-май булыр
Тату яшәсәк алда, - дип җырлый халкыбыз. Әйе, җыр – кешенең гомерлек юлдашы.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Зиләйлүк» аралашу клубы әгъзалары белән «Җыр – күңелнең бизәге» дип аталган бәйге-тамаша үткәрелде. Чара клубка йөрүчеләрнең татар җырларын ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү, халкыбызның буыннардан-буыннарга күчеп килүче җыр-моңнарын искә төшерү, тагын да популярлаштыру максатыннан оештырылды. Бәйгедә катнашучылар бик актив булдылар һәм үзләренең җыр-моңга гашыйк җаннар икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Катнашучыларга бәя бирергә чакырылган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Рәсимә Нәбиуллина, Рушания Габбасова, Мөнҗия Хәлимова, Васил Камалов үзләренең шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр. Кичәдән бар да канәгать булып, рухи ял алып китте.