Центральная библиотека им. Г. Тукая

Иң татлы тел - туган тел

     Туган тел – халыкның гомерлек юлдашы, терәк-таянычы, шатлык-юанычы. Халык яшәсен өчен, аның туган теле яшәргә тиеш, ә телең яшәсен өчен, аны кадерләп саклау, һәрьяклап үстерү зарур.

    2021ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә 33 һәм 37 гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә  интеллектуаль уен – «Иң татлы тел – туган тел» дип аталган брейн-ринг үткәрелде. Чарада катнашучылар төрле милләт киемнәрен, ашларын, татар халкының мәкаль-әйтемнәрен, алфавитны искә төшерделәр. Укучылар көче белән әзерләнгән шигырьләр, җырлар, бию һәркемнең күңеленә хуш килде. Жюри әгъзалары Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Гөлнара Хәйруллина һәм «Апуш» балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлия Сабирова  ике командага да югары бәя бирделәр, балаларның үз туган телендә җавап бирүләрен, татар телендәге чыгышлары  куанычлы булуын ассызыкладылар.