Центральная библиотека им. Г. Тукая

Давыллы еллар җырчысы

«Давыллы еллар җырчысы» дип исемләнгән әдәби калейдоскоп үз кочагына төрле юнәлешне алды. Әдәби табышмаклар, кызыклы математик биремнәр, сугыш чорын чагылдырган викторина сораулары – һәммәсе ял итүчеләр тарафыннан җылы кабул ителде. Анастасия Тимофеевна Усачева иҗаты исә әдәби чараны тагын да тулыландырды. Шигъри дулкыннар кочагында, җыр-моңга уралып, күңелне җилкендерерлек бию көйләренә биеп, сорауларга җавап эзләп узган әдәби калейдоскоп күңелләрдә якты, матур хатирә булып сакланыр дигән фикердә калдык. Ял сәгатьләре кызыклы һәм файдалы узды.