Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарча да яхшы бел

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Татарча да яхшы бел!” проекты үз эшен башлап җибәрде.
Татарча аралаша белергә шәһәребезнең китапханә хезмәткәрләре теләк белдерде. Курс 25 дәрескә исәпләнгән.Ул көндәлек тормышта еш кулланыла торган һәм китапханә һөнәре белән бәйле сүзләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Бүгенге дәрестә исәнләшү, танышуга караган лексика алынды. Өйрәнгән лексик-грамматик берәмлекләрне кулланып диалог һәм монологик сөйләм оештырып чыктылар. Очрашу кызыклы, дустанә мөнәсәбәттә үтте.