Центральная библиотека им. Г. Тукая

Карап торам гомер үреннән...

«Карап торам гомер үреннән...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә «Сүрәкә» ансамбле җырчы-солисткасы, 52 ел укытучы булып эшләгән «менә дигән» әни, «супер әби», үзешчән композитор, рәсемнәре белән күзне иркәләүче, тегүче, бизәүче, бәйләүче һәм, иң мөһиме, 8 китап авторы Анастасия Тимофеевна Усачеваның 85 яшьлек юбилее уңаеннан узды.

Юбилярны «Базар комплексы» һәм «Аметист» предприятиеләренең генераль директоры, «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Алексеевна Баһаветдинова котлап, иң җылы матур теләкләре белән бүләкләрен тапшырды. «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина һәм солист кызлары башкаруындагы җырлар, шигырьләр, матур истәлекләр белән үрелеп барган кичә күңелдә якты хисләр калдырды. Авылдашлары Виктор Шадрин, Валерий Манкушев, бертуган апасы һәм сеңлесе чыгышлары кичәбезне тагын да тулыландырды. «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары исә Анастасия Усачева хөрмәтенә атап язган шигырьләрен укыдылар.
Әдәби-музыкаль кичә күңелебезне баетып, җаныбызны сафландырды.