Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа елга бер адым

   Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне  киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

    24нче декабрь көнне “Әдәби мәйдан” проекты кысаларында “ Яңа елга бер адым” дип аталган уен узды.Әлеге чарада  Г.Тукай исемендәге үзәк  китапханәнең  даими укучылары,  Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге татар  дәүләт драма театрының өметле артистлары Хөсәенов Алмаз Минсәгыйрь улы һәм Хөсәенова Нурсәнә Илгизәр кызы катнашты. Алар халык авыз иҗатын яхшы белүләрен,тапкыр, зирәк булуларын күрсәттеләр. Уен кызыклы, җанлы үтте.

Әдәби мәйданны карарга