Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яңа елның сихри төне

Яңа ел – көтеп алган иң могҗизалы, серле бәйрәмнәрнең берсе. Кыш бабай, Кар кызы костюмнарын киеп, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче инвалид балаларга бәйрәм оештыру йөзеннән юлга кузгалдылар. «Яңа елның сихри төне» әдәби-музыкаль бәйрәм төрле кызыклы уеннар, әдәби табышмаклар белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар кызының килүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Яңа ел турындагы җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм һәр катнашучы күңелендә җылы хисләр калдырды. Иң мөһиме: алар бер-берсе белән аралашып, җан рәхәте алдылар. Әлбәттә, һәрбер бала Яңа ел бүләге алды.