Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шушы хозурлыкка куанып

Туры эфир кунагы – «Танырсыңмы?», «Ишет мине…», «Карурман миләүшәсе» китаплары авторы Лилия Фәттахова. «Көмеш кыңгырау» газетасында мөхәррир урынбасары булып эшләүче Лилия Рәфхәтовнаның иҗаты киң кырлы, үзенчәлекле: үз фикере, үз юлы, үз әдәби дөньясы бар. Ул яшьләргә әйтәсе килгән фикерләрен, теләкләрен шигърияткә төреп бирә. Аралашу вакытында кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгалар белән таныштык. Алдагы планнарына күз салып, шигърияте кочагында ял иттек. Әдәби мәйданга шигырьләр язып килеп кергән Лилия Фәттахованың иҗади офыгы киң. Мәсәлләре аша уйландырса, хикәяләре белән тормыш үзенчәлекләрен ача. Иҗади уңышлар юлдаш булсын бүгенге кунагыбызга!

Туры эфирны карарга