Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гасырларга яшьтәштер ул – Йөзьяшәр Татарстан!

Китапханәбездә ел дәвамында ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган «Гасырларга яшьтәштер ул – Йөзьяшәр Татарстан!» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Биредә сез җөмһүриятебез тарихы, аның җитәкчеләре – Минтимер Шәймиевкә, Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткән башка дәүләт эшлеклеләре турында китаплар тәкъдим ителде.