Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сувенир Кар бабай

Яңа ел бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да сагынып көтеп алалар. Ул бала чакны искә төшерә, ямь-яшел чыршы, кәгазьдән ясалган кар бөртекләре, ялтыравыклы шарлар белән хәтергә уелып калган. Яңа ел – ул бүләкләр, күңел ачу һәм уен-көлке. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дә бу искиткеч бәйрәмгә әзерлек бара. Болгар авылы китапханәсе мөдире Гүзәл Әмир кызы Абдрахманова белән бергә китап укучыларыбыз карлы кыш символы булган сувенир Кар бабай ясадылар. Аны гади карандашка яки каләмгә беркетеп була, һәм, кызыклы Кар бабайга карап, киләсе бәйрәмне күзаллап, күтәренке кәеф алырга мөмкин.