Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әдипнең җылы эзләреннән

   17декабрь көнне “Әдәби мәйдан” проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, шагыйрьләр Рифкать Имаев һәм Рушания Габбасова   Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлегенә багышланган  сорауларга җавап бирделәр. “Әдипнең җылы эзләре буйлап”дип аталган бәйге барышында катнашучылар үзләрен  М.Мәһдиев турында яхшы белүләрен күрсәттеләр, әдәбият сөючеләргә үзләренең шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр һәм китап укучы инстадаш дусларыбызга рухи ял бирделәр.

 Туры эфирны карарга