Центральная библиотека им. Г. Тукая

«Шигърият дөньясында» бәйгесе нәтиҗәләре

Әдәбият тарихында онытылмаслык исемнәр була. Шундыйларның берсе – Хәсән Туфан. Тормыш һәм иҗат юлында җитди сынаулар кичереп, сынмаган, сыгылмаган әдип. Нинди генә каршылыклар очрамасын, ул бервакытта да туган җиренә, халкына һәм поэзиягә булган тирән мәхәббәтен югалтмаган. Шигырьләрендә халкыбызның тарихы, аның үткәне, бүгенгесенә мөрәҗәгать итүе, кеше күңеленең бөтен тирәнлегенә үтеп керүе, тормышны ярату, рухи хөрлек хисе тудыруы белән Хәсән Туфан әдәбиятта якты эз калдырды.
Быел әдип тууына – 120 ел. Еллар агымы аның иҗатын капламый. Әле бүгенге көндә дә аның шигырьләре яратылып укыла, моңга уралган иҗаты җырчыларыбыз тарафыннан башкарыла. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә ноябрь башында республика күләмендә «Шигърият дөньясында» бәйгесе игълан итте. Бәйгедә республикабызның төрле төбәкләреннән – Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Саба, Актаныш, Буа, Балтач, Теләче, Сарман, Балык Бистәсе һәм башка районнардан шигърият сөюче нәфис сүз осталары катнаштылар. Төркиядән Айгөл-Зара Кәбирова шигырен укып, татар телен чит илдә дә яхшы белүләрен һәм Хәсән Туфан иҗатын хөрмәт итүләрен күрсәтте.
Бәйгедә катнашучы һәркем әдипнең әйтергә теләгән фикерен ачарга тырышты. Зур әзерлек белән башкарылган эшләр, әлбәттә, үз урыннарын алдылар.
I дәрәҗә диплом белән бүләкләнүче Гөлүсә Фатыйхова укуындагы «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре, күңелләргә үтеп кереп, шигъри кочакка алды һәм, иҗат бишегенә салып, әдип фикерен тыңлаучыга җиткерде.
Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Нурсәнә шигырь укыганда күңелнең иң нечкә кылларына кагылып йөрәкне урыныннан кузгатты. Әйе, чөнки Нурсәнәнең чыгышы һәрбер сүзне тоемлап, аңлап сөйләве белән башкалардан аерылып торды.
Гомумән алганда, һәрбер нәфис сүз остасы турында озаклап сөйләргә мөмкин, чөнки һәрберсе, үзенчә ничек тоя, күрә, шигырьне шулай сөйләде. Конкурста барлыгы 62 кеше катнашты һәм Хәсән Туфан иҗатына битараф булмауларын күрсәтте.
Әдәбиятыбыз күген балкыткан әдип иҗаты әле бик күп еллар укучыларны үзенә тартып торыр дигән теләктә калабыз.

Нәтиҗәләрне карарга