Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бәхет – яшәү бу җирдә

Наратлардай төз булырга,
Давыллардай сау калырга,
Ермаклардай юл ярырга -
Тормыш үзе шул өйрәтте,
Тик сабакларны күбәйтте, - дип яза бүгенге туры эфирыбыз кунагы «Бәллүр ханым» Лилия Тимергалиева-Сәлахетдинова. Тормыш, язмыш сынауларына каршы торучы Лилия бирелгән сорауларга юмор катыш сүзләр белән җавап бирде. Казан шәһәренең «Ярдәм» фонды җитәкчесенең урынбасары буларак мөмкинлекләре чикле булган егетләребезгә, кызларыбызга төпле киңәшләрен җиткерде.
3 китап авторы буларак Лилия шигырьләре белән таныштырып, бүгенге көндә 50дән артык җыр текстлары авторы булуын әйтте. Ришат белән Лилиягә араларында булган чын, саф мәхәббәтләренең һәрвакыт тормыш юлларын балкытып, җылы нурларын сибеп торуын, иҗади уңышлар теләп, киләчәктә үзебезнең якты матур залларыбызда алар белән очрашуны дәвам итәрбез дигән теләктә калдык.

Туры эфирны карарга