Центральная библиотека им. Г. Тукая

Милли хәзинәбез сагында

Бүген районның «Мирас» мәдәният йортында «Түбән Кама гүзәле hәм батыры» бәйгесенең финалы узды. Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә әлеге чарада «Милли хәзинәбез сагында» дип аталган күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәгә татар халкының борынгы һәм бүгенге милли киемнәре турындагы китаплар, милли орнаментлар белән бизәлгән самавыр, чәй сервизы һәм башкалар куелды. Хезмәткәрләр үзләре дә милли киемнән иде.