Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әниемә бүләккә...

Татар милләте борынгыдан бизәнү әйберләре ясаган. Якшәмбе клубында бүген, шул йолаларны истә тотып, түшкә кадар өчен брошка әзерләдек. Һәр «оста» үз эшен әнисенә бүләк итәр өчен эшләде. Ә эшләнгән брошкалар бер-берсен кабатламады. Осталык сәгате барышында табышмакларга җаваплар эзләнде, шигырьләр укылды, җырлар башкарылды. Гомумән, бүгенге очрашу аулак өйне хәтерләтте. Һәркем әнисенә бүләк ясап, татар милли бизәкләре белән танышты. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге ярдәме белән оештырылган осталык сәгате файдалы булды.