Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәк җылысын салып


"Йөрәк җылысын бүләк итеп" дип аталган очрашу "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә ял итүче әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләүдән башланып китте. Әдәби табышмаклар, кызыклы сорауларга җаваплар эзләп бераз башларны эшләтеп алдык, "Туган як" газетасының баш редакторы Фәрит Фәйзетдин улына сүз бирелде. 55еллык тарихи булган газета битләренә күз салып, 31 нче мәртәбә бирелә торган Н.Е.Кузнецов исемендәге премиягә лаек булучы - "Шәфкатьлелек" тернәкләндерү үзәгендә табиб булып эшләүче Земфира Шаһит кызы булуын әйткәч,зал көчле алкышларга күмелде. Әйе, Земфира ханым үзенең күңел кичерешләрен, күргән-белгәннәрен язган мәкаләләре аша газета укучыларга җиткерә. Әниләргә багышланган шигырьләрне Гөлфия Мусинаның күңелгә үтеп керерлек итеп укуы, Диләрә Якупованың моңлы җырлары кочагында узган очрашу ял итүчеләргә рухи байлык, җан сихәте бирде.