Центральная библиотека им. Г. Тукая

Авылдан әни килде

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә танылган шагыйрь, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, «Болгар» радиосында «Яшәү яме» тапшыруын алып баручы Шәмсия Җиһангирова белән туры эфир оештырды. Ул бу атнада билгеләп үтеләчәк бәйрәм – Әниләр көненә багышланды. Эфир кунагыбызның «Кыйбла барлау» шигыренең язылу тарихы белән башланып китте һәм әнисе турында истәлекләрен яңарту белән дәвам итте. Ә алар күп иде. Шәмсия Җиһангирова туры эфир алды төнендә язган «Парлы сөт» шигырен укыганда, күпләрнең күзләре дымланмый калмагандыр. Ул үзенең татар булуы, балалары, оныклары шушы телдә сөйләшүе белән горурлануын әйтте. Туры эфирда шушы көннәрдә генә язылган яңа шигырьләрен бүләк итте, бөтен җир шарында яшәүче әниләргә җылы теләкләрен җиткерде.

Туры эфирны карарга