Центральная библиотека им. Г. Тукая

Өченче урын белән котлыйбыз!

Бүген Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Белем.ру» татар мәгарифе порталы уздырган XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарада Түбән Кама шәһәренең Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдән Гөлназ Шалафаева белән Яна Патмаева да катнашты.

Шулай итеп, 2020 елның 20 ноябре Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең хезмәт коллективы өчен истәлекле көн булып тарихка кереп калыр. Аның инстраграм социаль челтәрендәге kitap_nk аккаунты XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең «Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты» номинациясендә өченче урын яулады. Әлеге аккаунтның авторы – Гөлназ Шалафаева, аның уң кулы – Яна Патмаева. Аккаунтның татар телендә генә алып барылуын да әйтеп китәргә кирәк. Бу «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең төп шарты булып тора. 

kitap_nk аккаунтында китапханәдә узган чаралар, китап укучылар белән әңгәмәләр урнаштырыла. Әлбәттә, алгы планга Татарстан, җирле язучыларының китапларын, китапханәгә кайтарылган яңа китапларны тәкъдим итү бурычы куела. Коронавирус белән бәйле пандемия чорында язучылар белән туры эфир уздыру кулланышка керде, алар да безнең аккаунтта урын ала.
Коллегаларыбызга иҗат уңышлары телибез!