Центральная библиотека им. Г. Тукая

Узганнарга күз салып...

Туры эфирга чакырылган кунакның исеме түбәнкамалыларга бик таныш – Вагыйз Сәйфуллин. Табиб белән китапханә арасында нинди уртаклык бар? Хикмәт шунда: Вагыйзь Самат улы быел туган авылы Иштирәк тарихы турында китап нәшер итте. Саллы, фото архив материалларына бай басма бу. Ул авылын, аның кешеләрен шулкадәр ярата, хәтта аның тарихын өйрәнү, бөртекләп мәгълүмат туплауга вакытын кызганмый. Ә китап бастыру – бәяләп бетергесез хезмәт.
Икенче шөгыле - рәсем сәнгате. Картиналарында, нигездә, авыл пейзажы. Ул аларны дусларына бүләк итәргә ярата икән. Болардан тыш, ул халкыбыз көнкүрештә кулланган борынгы эш коралларын туплый һәм авылындагы йортында музей оештыра. Зур капканы ачуга Ленин, Сталин, Хрущев, Брежнев, Горбачев, Ельцин фотосурәтләре каршы ала, ишегалды экспонатлар белән тулган; өй эче китапханәне хәтерләтә, ә веранда - самавырлар «парады».
Туры эфирда ул менә шушы мавыгулары турында сөйләде. Бер уңайдан Вагыйз Сәйфуллинның үз милләтенең тугры улы булуын да әйтеп китик – ул татар телле пациентлары белән бары тик ана телендә генә аралаша.

Туры эфирны карарга