Центральная библиотека им. Г. Тукая

Каһарман шагыйрь эзләреннән

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятарлык.

    Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Бүген без “Әдәби мәйдан” проекты кысаларында “Каһарман шагыйрь эзләреннән”дип аталган бәйгедә батырлык үрнәге булган патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеген  хәтерләребездә яңартып, сорауларга җавап бирдек. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Әлфия  Хәлиуллина һәм Гөләндәм Галиева шигырь бүләк иттеләр.