Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әти - иң кирәкле кеше

Халыкара ирләр көне уңаеннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә оештырган онлайн-очрашуда республикабызның төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәләребез: Түбән Камадан Гөләндәм Галиева, Әлмәттән Миңзифа Әхмәтшина, Яр Чаллы шәһәреннән Әлфия Ситдыйкова катнашты. Үз иҗатларында ир-атларыбызны төрле яклап яктырткан шигырьләр соклану уятты.