Центральная библиотека им. Г. Тукая

Минем каләмемдә хаклык бар...

Туры эфирда өч китап авторы, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең бүлек мөдире - Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин.

Әңгәмә барышында язучының тормыш юлын күзәтеп, иҗаты белән таныштык. Әсәрләрендә бүгенге яшәеш проблемалары чагыла, уйландыра, уята, кыскасы, тормыш йокымсыравыннан айнытып җибәрә. Онлайн-очрашуда Рүзәлнең татар милләте өчен янып яшәве күзәтелә. Гаделсезлеккә йөрәге әрнүе, дөньяда барган күренешләрне курыкмыйча әйтә алуы, әдәбиятта кыю адымнар ясавы сокландыра. Төрле юнәлештә каләм тибрәтүче Рүзәлнең иҗади офыгы киң, ул һаман эзләнүдә. Очрашу бик җылы узды.

Рүзәл Мөхәммәтшин белән туры эфирны «Инстаграм» социаль челтәрендәге безнең төркемдә - kitap_nk аккаунтында карарга