Центральная библиотека им. Г. Тукая

Горурлыгым - Татарстан

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының Конституциясе көне уңаеннан «Горурлыгым – Татарстан» әдәби-музыкаль кичәсе оештырылды.Ул Фәнүзә Сабированың «Татарстан – туган йортыбыз» шигыре белән башланып китте. Әдәби табышмаклар, «Сез дәвам итегез», «Серле конверт», «Сандык эчендә» уен-сораулар, «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы Анастасия Усачева шигырьләре, «Сүрәкә» ансамбле солисты Лена Әмирова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган очрашу барышында, ял итүчеләр, күңел шатлыгы һәм җан сихәте алдылар. Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды.