Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тормыш – серле кораб

Агым уңаена йөзәбез, дулкыннарга каршы барабыз, тормыш матурлыгыннан хозурланып, дулкыннарда тирбәләбез... «Тормыш – серле кораб» дип аталган әдәби-музыкаль кичә Рәмзия Вәлиеваның тормышына, иҗатына багышланган иде.

Язучы иҗаты аша тормышта без игътибар итеп җиткермәгән күренешләрне күреп, аларга төпле мәгънә салып, яшәү, дөнья гамьнәре турындагы тирән уйлар дәрьясына алып керә. Гомумән, Рәмзия ханымның төрле темага язылган шигырьләрен укып, җырлар дулкынында, язучы белән аралашып, булган сорауларга җаваплар алып, очрашу бик җылы узды.

Татарстан Республикасының атказанган аритекторы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы ватандашы Фирдәвис Ханов, «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары, дуслары тарафыннан әйтелгән җылы сүзләр, шигъри котлаулар очрашуны тагын да баетты.