Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туфан – күпер

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә “Әдәби мәйдан” проекты тәкъдим итә. Ул татар әдипләре тормышы һәм иҗат юлы белән бәйле вакыйгалар уңаеннан уздырыла һәм туры эфир форматында бара. Беренчесе “Туфан – күпер” дип аталды һәм Хәсән Туфанның 120 еллыгына багышланды. Ә мәйданга “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары Ралия Кәримова белән Нурзия Мирхазова чыкты. Алар әдип биографиясе һәм иҗаты буенча төзелгән сорауларга төгәл җаваплар бирде.