Центральная библиотека им. Г. Тукая

Икмәк - иң зур байлык


   Икмәк! Ипи! Кеше өчен нинди якын сүзләр! Адәм балалары элек-электән икмәк кадерен белергә, ипинең hәр валчыгын әрәм итмичә олыларга өйрәнгән. Чөнки икмәкнең никадәр хезмәт куелып үстерелүе барыбызга да билгеле. Тир түгеп үстерелгән икмәк язмышы игенче хезмәтенә, аның тырышлыгына бәйле. Басуларда үстерелгән икмәкне түкми-чәчми җыеп алу өчен зур көч куялар алар.
Бүген “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубы әгъзалары да “Икмәк – иң зур байлык” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә икмәккә багышлап язылган шигырьләр, җырлар тыңладылар, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларның җавапларын эзләделәр, уеннарда катнаштылар. Әтисенең гомере буе комбайнчы-механизатор булып эшләвен һәм үсә төшкәч комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән әнисен алыштырып, кырда икмәкне җыеп алуда тир түгеп эшләүчеләрне күреп, үз җилкәсендә татыган, икмәкнең нинди кадерле булуын төшенгән китапханәче Рәфидә Хаметова истәлекләре белән уртаклашты.