Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кайнар диңгез юлыннан

Матур күңелле, изге җанлы, күркәм кешеләр белән аралашып яшәү җанга рәхәтлек бирә. Укучыларыбызны яраткан авторлары белән очраштыру йөзеннән, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина белән туры эфирда очрашу уздырды. Китап геройлары чынбарлык тормыштан алынган, алар безнең арада. Гомер юлында очраган гыйбрәтле язмышларны, сынган-сындырылган мәхәббәтне, авырлыкларга бирешмәгән, баш имәгән горур халкы узган гомер юлын әдәби сюжетка мавыктыргыч итеп төреп бирә алган Гөлсинә ханымның китапларын чират торып укыйлар. Әсәрләре аша яшәү серен ачып, үсемлекләрнең файдалы үзлекләрен ачыклап, кеше тормышында кирәкле бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерүче Гөлсинә Галимуллина белән әңгәмә барышында Бельгия татарларының да безгә кушылуы бик уңай күренеш булды. Туры эфирда узган әңгәмә барышында укучылар кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алды.

Гөлсинә Галимуллина белән туры эфирны карарга