Центральная библиотека им. Г. Тукая

Алманың да шундые...

21 октябрь алма көне буларак билгеләп үтелә. Алма турында күп сөйләргә мөмкин. Язучылар, шагыйрьләр аны әдәби әсәрләргә төрсә, рәссамнәр күз явын алырлык төсләр белән сурәтли. Ә без бүген, “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә, “Алманың да шундые...” дип аталган әдәби кунакханәдә, әлеге җимеш хакында кызыклы мәгълүматлар бирдек. “Ә сез беләсезме?”, “Алма биографиясе”, “Тарихи алмалар” кебек кызыклы викторина сорауларына җавап алып, “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучысы Фәнүзә Сабирова иҗаты белән якыннан таныштык. Мария Сәитова башкаруында җырлар һәм биюләр белән үрелеп барган әдәби кунакханәдә һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел касәсен матурлык белән тутырып, аны сихәтләндерде.
“Алма балланган вакыт” китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү ясалды.