Өлкәннәр - алтын канат
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Өлкәннәр – алтын канат”дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә барлык җыр-моңнарыбыз, шигырьләребез өлкәннәребез хөрмәтенә яңгырады. Китапханәчеләр Мусина Г.Ш., Шалафаева Г.Х. укыган И.Хәйруллинның “Кая китсен ул?” сатирик хикәясе, Мөнҗия Хәлимованың үзе иҗат иткән шигырьләре тамашачылар күңеленә хуш килде.