Центральная библиотека им. Г. Тукая

Үзем салган буразнадан киләм

Бүген Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге администраторы, бүлек каршында оештырылган С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Р.Төхфәтуллин, К.Тимбикова исемендәге әдәби премия, «Татнефть» хәйрия фондының С.Сөләйманова исемендәге кызыксындыру бүләге иясе Миңзифа Әхмәтшина белән  «Үзем салган буразнадан киләм» дип исемләнгән  туры эфир узды.

Миңзифа Әхмәтшинаның тормыш юлына күз салып, иҗаты белән танышып, кызыксындырган  сорауларга җаваплар алып узган очрашу  кызыклы һәм эчтәлекле булды, һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.