Центральная библиотека им. Г. Тукая

Әлмәт – әдипләр бишеге

Синдә кердем шигырь дөньясына,

Шигърияттә яшим яшь көйгә.

И Әлмәтем, мин бит гашыйк сиңа

Вакытлыча түгел, бөтенләй.

Түбән Кама шәһәренең Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсе «Әлмәт – әдипләр бишеге» онлайн әдәби кунакханә тәкъдим итә. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм «ТАССР: бер шәһәр тарихы...» проекты кысаларында үткәрелә.

Шулай ук китапханәдә «Балкыйсың син, Әлмәт!» дип аталган күргәзмә оештырылды. Биредә Әлмәт тарихы, картиналар галереясы, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Татарстан Язучылары берлегенең Әлмәт бүлегенә багышланган китаплар, шигырьләр һәм җырлар җыентыклары тупланды.

Онлайн әдәби кунакханәне карарга