Центральная библиотека им. Г. Тукая

Яшьлек еллары

Өлкәннәр көне уңаеннан, 29 сентябрь – Бөтендөнья йөрәк көнен күздә тотып “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә “Яшьлек еллары” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучылары Әлфия Хәлиуллина, Мирзанур Шәймурзин, Әлфия Сибгатуллина, Васил Камаловның шигърият дөньясына сәяхәт кылып, викторина сорауларына, әдәби табышмакларга җаваплар табып, җыр дулкыннарында тирбәлеп, дәртле бию көйләренә биеп узган вакыт ял итүчеләргә рухи җан азыгы бирде. Биредә ял итүчеләр күңелләренә җылылык алып, тән сихәте белән бергә йөрәкләренә якты нур салдылар.”Яшәргә өйрәт, йөрәк!” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү ясап, алар белән таныштырылды.