Центральная библиотека им. Г. Тукая

Фабрика

Сентябрь аенда Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Якшәмбе клубы” эшли башлады. Аның кысаларында төрле өлкәләр буенча мастер-класслар да уздырыла. Монысы шарф бәйләү алымнарына багышланды. Шарф һәм яулык өс киеменә матурлык, зәвыклык өсти торган атрибут булып тора. Шул рәвешле, аеруча соңгы елларда яулык бәйләү үзе бер сәнгатькә әйләнде. Бу юнәлеш буенча үз эшен ачып җибәрүчеләр дә бар. Китапханәдә узган мастер-класста кешенең йөз формасына килешле итеп шарф бәйләү алымнары күрсәтелә.