Центральная библиотека им. Г. Тукая

Чаллым, минем ак калам син, бай тарихлы горур шәһәрем

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә ел дәвамында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган «ТАССР: бер шәһәр тарихы...» проекты кысаларында әдәби очрашулар үткәрелә. Чираттагы чарабыз республикабызның Яр Чаллы шәһәренә багышланды.
Китапханәгә килгән Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары, Яр Чаллы шәһәренең кыскача тарихы турында мәгълүмат алдылар. Кызыклы фактларны тыңладылар һәм танылган блогерлар сөйләгән видео карадылар. Чарада Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Әлфия Ситдыйкова һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре укылды, шулай ук ак кала язучыларының китаплары тупланган күргәзмә белән дә таныштылар. Бүгенге көндә татар халкы яратып укый торган «Мәйдан» журналына кыскача күзәтү ясалды.