Центральная библиотека им. Г. Тукая

Көч беләктә түгел, йөрәктә

Йөрәккәем! Һаман картаймыйсың,
Мин дә телим дөрләп яшәргә!
   Бүген олыгаеп килсәләр дә, йөрәкләре белән һаман яшь калучы “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүчеләр, вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, кабат Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркына күңел ачарга җыелды. 29 сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне буларак билгеләп үтелә. Чара да шуның белән бәйләнгән, ул “ Көч беләктә түгел - йөрәктә” дип аталды.
Кичәдә кешенең иң мөһим органы - йөрәкне саклау, дөрес туклану турында мәгълүмат бирелде, төбәгебез әдипләре Рифкать Имаев, Рәфыйк Әхмәдиев шигырьләре, Илдар Хәйруллинның "Чирлибез" сатирик хикәясе укылды, җырлар җырланды. Очрашуга килгән шәһәрдәшләребез рәхәтләнеп ял итте.