Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бормалы-бормалы гомер сукмаклары

Бүген Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең kitap_nk инстаграм аккаунтында туры эфирда шундый баш астында әдәби очрашу үтте. Соңгы вакытта иҗаты белән укучыларыбыз күңелен яулаган шагыйрә, җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан белән әңгәмәне халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова алып барды.

Гөлүсә Шаһбан шигърияте үзенең сафлыгы, эчкерсезлеге белән үзенә укучыны бөтереп алып керә. Һәм адаштыра. Әйе, нәкъ менә адаштыра. Чөнки туган авылыңа кайтып урман-кырларында йөрисең, хәтфә үләннәренә ятып болытлар агышын күзәтәсең, газиз әнкәңнең самавырдан агызып ясаган чәен мичтә пешкән коймак белән эчәсең, сөю утларында янасың...
Язучы Гөлүсә Шаһбан белән туры эфир барышында аның тормыш һәм иҗат юлын барладык. Шигърият аланында ял итеп, автор белән аралаштык. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап алып, «Ел китабы - 2019» бәйгесендә катнаша торган китапларын тәкъдим иттек. Туры эфирда аралашу күңелләрдә җылы хисләр уятты. Киләчәктә китапханә кысаларында очрашуны дәвам итәрбез дигән теләктә калдык.

Туры эфирны түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз: kitap_nk


#ГөлүсәШаһбан #ЕлКитабы #ЕлКитабы2019 #ТурыЭфир #ТурыЭфирТүбәнКама #ОнлайнОчрашу #ТүбәнКама #ТукайКитапханәсе