Центральная библиотека им. Г. Тукая

Түбән Камага шигъри сәяхәт

30 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Түбән Камага шигъри сәяхәт” проектын презентацияләү кичәсе узды.

Бу пректны 10нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыса Лотфуллина Гөлия Гариф кызы һәм укучылары Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50-еллыгына багышлап әзерләгәннәр.

Презентация кичәсендә укучылар шәһәрнең юбилеена бүләк итеп кино төшерү теләге барлыкка килүе һәм бу проектны ничек итеп әзерләүләре турында җентекләп сөйләделәр.

Кичә барышында Түбән Камага багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Проект нигезенә салынган “Түбән Камага шигъри сәяхәт” шигыре авторы Рәмзия Вәлиева чыгыш ясап, Гөлия Гариф кызын һәм балаларны Грант отулары белән котлады, киләчәктә тик уңышлар гына ирешүләрен теләде.

Бу чара барлык килгән кунаклар өчен дә истәлекле вакыйга булды.